Илсур Метшин Казанның социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Илсур Метшин Казанның социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Бүген җәмгыятьтәге иң шәфкатьле һәм кирәкле һөнәр ияләре – социаль хезмәткәрләр үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Казан мэры Илсур Метшин республика башкаласының шушы мөһим өлкәдә хезмәт куючы кешеләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

Хөрмәтле социаль яклау хезмәткәрләре!

Сезнең чын күңелемнән Социаль хезмәткәр көен белән котлыйм! Бу көн Казанда үзләрен изге эшкә – ярдәм һәм теләктәшлеккә мохтаҗ кешеләр белән эшләүгә багышланган ике мең белгеч өчен һөнәри бәйрәм санала. Алалар арасында халыкны социаль яклау органнары, тернәкләндерү үзәкләре, интернат йортлар, социаль приютлар, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре бар. Социаль яклау – каты күңелле һәм битараф кешеләргә түзми торган һәм зур ихтыяр көчен таләп итүче катлаулы эш. Бу эш бурыч түгел, ә күңел таләбе. Сез дә бу хезмәткә төрлечә килгәнсез, әмма сезне изге күңеллелек, кайгыртучанлык һәм түземлелек кебек сыйфатлар берләштерә. Сез изге һәм җаваплы бурычны үтисез – инвалидлар, ветераннар, күп балалы гаиләләр, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә терәк булып торасыз. Көн саен сез авыр тормыш хәлләренә юлыккан кешеләрне яклыйсыз, аларга үз көчләренә ышаныч бирәсез.

Сезнең хезмәт һәрвакыт мактаулы һәм хөрмәтле булды. Казанлылар Россия хәйриячелегенең “алтын гасыры” традицияләрен кадерләп саклый. Ул сәүдәгәр Юнысовлар, Шамовлар, Апанаевлар, Алафузовлар нәселләре белән бәйле. Казан 1992 елда социаль яклау хезмәте төзелгән һәм тәүге шәфкатьлелек акцияләре узган беренче шәһәрләрнең берсе булды. Сезнең хезмәт ярдәмендә Казан чыннан да “Изге күңелле кешеләр шәһәре” булыр дип ышанам. Шушы бәйрәм көнендә сезнең фидакарь хезмәтегез, игелек һәм игътибарыгыз, меңнәрчә казанлыларга ярдәм күрсәтергә, кайгы һәм шатлыкларны уртаклашырга ашкынып торуыгыз өчен ихтирам һәм рәхмәт хисләрен белдерәм. Бик зур рәхмәт сезгә!

Сезгә чын күңелдән уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Сезнең җилкәләрдә яткан зур җаваплылык йөген кешеләрнең рәхмәт сүзләре җиңеләйтсен. Кешеләргә кылган игелегегез йөзе белән кайтсын!

Казан мэры Илсур Метшин.