Бүген Казанда Россиядә кеше хокукларын яклау буенча Ауропа стандартларын куллану турында фикер алышачаклар

Бүген Казанда Россиядә кеше хокукларын яклау буенча Ауропа стандартларын куллану турында фикер алышачаклар

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советының Парламент үзәгендә РФ субъектларының Конституция (устав) судлары рәисләре Консультатив Советының “Россия Федерациясендә Конституция гадел хөкеме тәҗрибәсендә Ауропа стандартлары” темасына утырышы узачак, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат үзәге.

Утырыш эшендә РФ Конституция суды рәисе Валерий Зорькин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, рФ Конституция суды рәисләре, Россия Федерациясе конституция (устав) судлары рәисләре катнаша.

Утырышта катнашучылар РФдә конституцион юстиция органнарының хокукларны һәм төп ирекләрне яклау буенча Ауропа стандартларын куллануы мәсьәләләре каралачак. Илдә конституция гадел хөкеме органнары эшчәнлеген камилләштерү һәм судларның халыкара хокук, РФ Конституциясе һәм субъект Конституциясе нормалары нигезләмәләрен бердәм куллануын тәэмин итү өчен, утырыш нәтиҗәләре буенча Консультатив Советның гамәли тәкъдимнәр һәм рекомендацияләр белән карары кабул ителәчәк.