Казанда федерализм мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үткәрелә

Казанда федерализм мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үткәрелә

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). 9-10 июньдә Казанда «Парламентаризм институты һәм Россиядәге федерализм: формалашуы, үзара йогынтысы, үсеш ресурслары» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак. Татарстан Республикасы Сәүдә-Сәнәгать Палатасында булачак чараны Казан федерализм институты һәм Халыкара Республика Институтының (АКШ) Мәскәүдәге вәкиллеге оештыра.

Конференциядә парламентаризм институтының формалашуы һәм XX гасырда Россиядә дәүләт төзелеше, XXI гасыр башында Россиядә парламентаризм институты һәм федератив мөнәсәбәтләрнең реформалары: федераль дәрәҗә, шулай ук XXI гасыр башында федерация субъектларының дәүләт власте институтларын реформалау һәм Россиядә федерализм перспективалары: төбәкләрдән караш кебек мәсьәләләр каралачак.

Фәнни җыелышта Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Екатеринбург, Псковь һ.б. шәһәрләрдән сәясәтчеләр һәм галимнәр катнашырга тиеш. Алар арасында Татарстан Президенты киңәшчесе Рафаэль Хәкимов, ТР Юстиция министры Мидхәт Курманов һ.б.лар да бар.