Буада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары узды

Буада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары узды

(Ульяновски, 8 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Буа районы һәм Ульян өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының гомум төбәкара семинары узды. Чарада Ульяновски шәһәре, Иске Кулаткы, Чардаклы, Чынлы, Карсун һәм кайбер башка районнарның татар теле укытучылары катнашты. Семинарның темасы - “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати чараларны файдалану”. “Без бу җәһәттән нык калышабыз икән”, - диделәр семинарда катнашкан Ульяновски өлкәсе укытучылары. Һәрхәлдә, Буа шәһәре укытучылары белән чагыштырсаң. Татар теле дәресләрендә укытучыларның компьютер һәм яңа технология ысуллары белән оста файдалануына ульянлылар сокланып кайтты. Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укытучысы Рузинә Низамиева һәм Әлки мәктәбе укытучысы Ленар Зиннәтуллин үз дәресләрендә компьютер белән файдалануның никадәр уку-укытуны җиңеләйтүен күрсәттеләр. Татар теле дәресендә Әлфия Галимова яңа мәгълүмати чараларны куллануның өстенлекләрен үз эшендә чагылдырды.

Буа Сәнгать мәктәбенең эш нәтиҗәләре дә сокланырлык. Алсу Гарифуллина җитәкчелегендәге коллектив татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә күп көч куя. Сәләтле балаларның баянда, пианинода татар халык көйләрен чын профессиналь дәрәҗәдә башкарулары, җыр-биюләре, зиннәтле киемнәре кунакларның барчасында да соклану хисе уятты.

Тагын бер мөһим мизгел. Эш алып бару өчен барлык мөмкинлекләр тудырылуга карап Ульяновски өлкәсе укытучылары буалыларга көнләшеп тә кайтты, дияргә мөмкин. Әмма нинди генә шартлар булмасын, үрнәк булгач, аларга охшарга омтылу үзе үк көч-дәрт бирә ала бит.