news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында ике ветеран өчен парад һәм концерт үткәрделәр

Районда ветераннар Рәфкать Нуриев һәм Зөфәр Дәүләтшин яши.

Тукай районында ике ветеран өчен парад һәм концерт үткәрделәр

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Тукай районында ветераннар Рәфкать Нуриев һәм Зөфәр Дәүләтшин өчен парад узды. «Бердәм Россия» партиясенең Тукай җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы, җирлек башлыгы Резеда Сафина һәм «Гиндукуш» хәрби-патриотик музей директоры Резеда Гарипова ветераннарга котлаулар җиткерде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды. Районның иҗат коллективлары алар һәм аларның гаиләләре өчен бәйрәм концерты әзерләгән.

Фронтка Рәфкать Нуриев 18 яшендә, сугышның соңгы елында чакырылган. Белоруссиядән сугышчан дусты Нуриев белән разведкага дошман көчләренең кайда урнашуын ачыкларга барган. Операция барышында алар 34 немец солдатын һәм офицерын әсирлеккә алган.

Сугыш тәмамланганнан соң Рәфкать Нуриев немец хәрби әсирләрен саклый. Кече ватанына 1950 елда әйләнеп кайта. Авылда тракторчы, склад мөдире, хисапчы булып эшләгән, авылны һәм колхозны сугыштан соң торгызуга зур өлеш керткән. Дүрт бала тәрбияләгән. Рәфкать Нуриев «Кенигсбергны алган өчен» медале, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.

Татарстанның Тукай районында тагын бер ветеран Зөфәр Дәүләтшин яши. Ул гомере буе педагог булып эшләгән, Иске Абдул авылында балалар укыткан, авыл тарихы турында китап та чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100