news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәк салу тантанасында катнашты

Бу чара Бөек Җиңү көнен һәм безнең тарихта иң канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.

Татарстанлылар Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәк салу тантанасында катнашты

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге инициативасы белән 7 майда Мәскәүдә ел саен чәчәкләр салу тантанасы була. Тантанада Казаннан килгән Татарстан генераллары советы вәкилләре — Дамир Динниулов һәм Владимир Чайников катнашты.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы исеменнән Александр бакчасында Билгесез солдат каберенә һәм маршал Г.Жуков һәйкәленә чәчәк кәрзине куелды.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан уздырылган чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Офицерлар клубы рәисе генерал-полковник Валерий Баранов, генерал-майорлар Тимур Гәрәев, Илдар Зиннәтуллин, генерал-лейтенантлар Юрий Демидов, Рушан Мязитов, Салих Шәмсунов, Россия Геройлары — Марат Алыков, Венер Мөхәммәтгәрәев, Сергей Тулин һәм башкалар катнашты.

Ун ел элек төзелгән офицерлар клубына Россия Кораллы көчләренең Куркынычсызлык федераль хезмәтенең 180нән артык ветеранын һәм хәрби хезмәткәрен, эчке эшләр органнары, тикшерү комитеты һәм башка хокук саклау структуралары хезмәткәрләрен, шул исәптән Мәскәү төбәгендә яшәүче 16 Советлар Союзы һәм Россия Геройларын берләштерде. Алар Татарстанда туган, укыган, республикада эшләгән, яки килеп чыгышы буенча татарлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100