news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Экояз-2021» акциясе дәвам итә

Нәтиҗәдә, 5 куб. м каты көнкүреш калдыклары җыелган.

Түбән Камада «Экояз-2021» акциясе дәвам итә
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Түбән Камада санитар-экологик икеайлык бара. Рөхсәтсез ясалган чүплекләрне җыештыру, бетерү буенча эш дәвам итә, шулай ук яшелләндерү һәм экологик тәрбия бирү буенча актив эш алып барыла.

Икеайлык, шулай ук «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында «Түбән Кама урманчылыгы» оешмасы хезмәткәрләре һәм волонтерлар бүген урман фонды территориясен чистарткан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Нәтиҗәдә, 5 куб. м каты көнкүреш калдыклары җыелган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100