news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Рушан Аббясов Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

Делегация составына Бөек Ватан сугышы ветераннары, Советлар Союзы геройлары, Россия геройлары, Мәскәү өлкәсенең мактаулы гражданнары һ.б. керде.

Мөфти Рушан Аббясов Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды
Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Җиңү көне алдыннан, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы мөфти Рушан Аббясов Кремль стенасы янындагы Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Быел делегацияне Мәскәү өлкәсе Думасы рәисе Игорь Брынцалов җитәкләде.

Делегация составына Бөек Ватан сугышы ветераннары, Советлар Союзы геройлары, Россия геройлары, Мәскәү өлкәсенең мактаулы гражданнары, Мәскәү өлкәсе Думасы, Мәскәү өлкәсе Иҗтимагый палатасы, иҗтимагый һәм патриотик оешмалар вәкилләре, Мәскәү өлкәсе шәһәр округлары башлыклары керде, дип хәбәр итә Россия мөселманнары дини шурасы матбугат хезмәте.

«Ел саен, Бөек Җиңү көнендә — 9 майда, Россия мөселманнары, һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнары, аерым алганда, сугыш кырларында ятып калган сугышчылар, сугыштан соң инде бу дөньядан киткән һәм безнең белән булганнарга дога кыла. Безнең бабаларыбыз, саулыкларын, гомерләрен кызганмыйча, фронтта һәм тылда, Ватан чикләрен саклап, дошманны тар-мар иткән, дөньяны фашизмнан азат иткән. Мәңгелек хәтер һәм геройларга дан!» — диде мөфти Рушан Аббясов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100