news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры артистлары аэропортта Җиңү көне уңаеннан «Солдатлар» җырын башкарды

Казан кунаклары рейсларга теркәлү вакытында артистларга кушылып җырлады.

Камал театры артистлары аэропортта Җиңү көне уңаеннан «Солдатлар» җырын башкарды
Михаил Захаров

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары, музыкантлары Казан аэропорты хезмәткәрләре белән «Смуглянка» һәм «Солдатлар» музыкаль флешмобын оештырды.

«Казан» халыкара аэропортының 1А терминалында Җиңү көненә багышланган җырларны узган ел яңгыратмакчы идек. Пандемия булу сәбәпле, бер елга күчердек. Флешмобны күреп, Казан кешеләре, чит илдән килгән кунаклар да сөенде, хәтта кушылып та җырладылар», — дип сөйләде «Татар-информ»га аэропортның матбугат үзәге җитәкчесе Гадел Гатауллин.

Артистлар театрның оркестры белән бергә «Солдатлар» һәм «Смуглянка» җырларын башкарды. Гадел Гатауллин бу композицияләрне халык тарафыннан яратып кабул ителгән классик фронт җырлары дип атады.

«Без аэропорттагы һәр кешегә шатлык бүләк иттек. Бу җырлар һәр кешенең йөрәгендә яңгырасын иде. Флешмоб Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызга хөрмәт йөзеннән үткәрелде», — дип сөйләде Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин.

Артистларны һәм аэропорт хезмәткәрләрен пассажирлар алкышлар белән озатты, җырлар яңгыраган вакытта видеога истәлеккә төшерүчеләр дә булды. «Камал театрыннанмы Сез? — дип танып алдылар. Һәр флешмобта катнашкан саен күңелдә горурлык хисе туа. Яшьләр дә кушылып җырлады», — дип әйтте скрипкачы Динә Закирова.

«Җиңү көнен һәм бабайларыбызның каһарманлыгын онытмауларына рәхмәт. Рейсларга теркәлү турында онытып та җибәрдек, артистларның уйнавына гаҗәпләнеп карап тордык», — диде пассажир Елизавета Бортникова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100