news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Урал аръягы башкортларының мәдәниятенә багышланган форум булачак

Форум кысаларында гаиләләр арасында төрле чаралар үткәреләчәк.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 19 майдан 21 майга кадәр Башкортстанның Әбҗәлил районында Урал аръягы башкортларының «Комарткы» дип аталган яшьләр форумы узачак.

Форум эше шәҗәрә һәм халык иҗаты жанрларын, шул исәптән халык һәм йола уеннарын, декоратив-гамәли сәнгатьне һәм һөнәрчелекне популярлаштыруга һәм саклап калуга юнәлтелгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Форум кысаларында гаиләләр арасында «Быуын сылбыры» видео-конкурсы, халык иҗаты жанрлары буенча остаханәләр, «Урал аръягы башкортлары» фәнни-гамәли конференция, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе планлаштырыла.

Чара «Россия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм Башкортостанда халыкларның этномәдәни үсеше» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында һәм «Шәҗәрә» бөтенроссия мәдәни-агарту проекты кысаларында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100