news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Гаилә атнасы игълан ителде

Гаилә атнасы балалар әйберләрен җыю акциясеннән башланачак.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 11 майдан алып 16 майга кадәр Башкортстанда Гаилә атнасы игълан ителде. Бу көннәрдә республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында гаилә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, ата-аналар компетенцияләрен арттыруга, гаилә-транспорт травматизмын профилактикалауга, гаилә ялын оештыруга юнәлтелгән акцияләр һәм чаралар узачак.

Гаилә атнасы балалар әйберләрен җыю акциясеннән (яңаларын да, кулланышта булганнарын да) башланачак. Алар бер үк вакытта ике һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә, шулай ук 1 яшьтән алып 4 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә таратылачак. Әйберләрне «Гаилә» үзәкләрендә ай ахырына кадәр җыячаклар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Гаилә атнасы 16 майда «АРТ квадрат» территориясендә гаилә квиз-уены белән тәмамлана, ул ял көнен гаилә белән бергә үткәрүгә юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100