420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). «Наше время - Безнең заман» фестивале лауреатлары Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган видеороликлар төшерде һәм аларны социаль челтәрләрдә чыгарды. Бу хакта ТР Президенты ярдәме белән үткәрелә торган фестивальне оештыручылар хәбәр итә.
«Быел 9 Май чараларында катнаша алмаганлыктан, бәйрәм концертына әзерләнгән номерларыбыз белән видеороликлар ясарга тәкъдим ителде», - диде «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы хезмәткәре Дмитрий Пекунов.
«Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының иҗади коллективы ике тапкыр «Наше время - Безнең заман» фестивале Гран — при иясе булды. Коллективның һәр катнашучысы, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозмыйча, үзен видеога өйдә төшерде.
Социаль челтәрләрдә «Сугыш җырларыннан попурри», «Фронтовая гармошка», «Два орла» һәм «Смуглянка» җырларын башкару видеолары чыккан инде. Аларны да телевидение аша күрсәтерләр дип көтелә.
Башлангычны «Наше время — Безнең заман» фестиваленең башка катнашучылары да хуплады. Җиңү көнендә эшче яшьләр фестивалендә катнашучылар Инстаграмда туры эфирда сугыш турында шигырьләр укыячак. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары турында сөйләрләр дип көтелә.