Әлмәт районы башлыгы медиа-нәтиҗәлелек буенча алдынгылар унлыгына кергән

Рейтингны оештыручылар билгеләп үткәнчә, нәтиҗәгә яңа Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вакыйгалар йогынты ясаган.

(Әлмәт, 8 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Быел беренче тапкыр Татарстан министрлыкларының, ведомстволарының, шәһәр һәм муниципаль район башлыкларының медианәтиҗәлелеге рейтингы төзелде.Рейтингның лидерлар унлыгына Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та кергән. Биредә ул сигезенче баскычны били. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Промо Рейтинг» агентлыгы  дәүләт хезмәткәрләренең 2020 елның 1 нче кварталы эшенә бәя бирде. 

2019 елның дүртенче кварталы рейтингы белән чагыштырганда, Тимур Нагуманов ике позициядән калышкан. Элек ул алтынчы урында булган. 

Рейтингны оештыручылар билгеләп үткәнчә, нәтиҗәгә яңа Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вакыйгалар йогынты ясаган.