Казанда белем алучы чит ил студентлары өчен Алексеевскидан азык-төлек җибәргәннәр

Үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, югары уку йортында белем алучылар үз илләренә дә кайтып китә алмый.

(Алексеевск, 8 май, «Татар-информ», «Таң»). Алексеевскидан Казан федераль университетында белем алучы чит ил студентлары өчен азык-төлек җибәргәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидовка чит ил студентлары өчен хәйрия ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, югары уку йортында белем алучылар үз илләренә дә кайтып китә алмый.  Хәзер студентлар Универсиада авылында яши. Алексеевск районы Кулланучылар җәмгыяте Казанга ярма, шикәр комы, консерва һәм башка продуктлар төялгән машина җибәргән.