Фәрит Мөхәммәтшин: Безнең халыкның бәйрәм кәефен бернинди пандемия дә боза алмаячак

Парламент җитәкчесе Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләде.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Безнең кешеләрнең бәйрәм кәефен бернинди пандемия дә боза алмаячак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ветераннар белән аралашканнан соң Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлекне шәрехләде. Республика парламенты матбугат хезмәте шул хакта яза.

«Иртәгә зур, якты һәм, әлбәттә, барыбыз да көтеп алган бәйрәм. Кызганычка, ул башка, планлаштырылмаган форматта уза — коронавирус пандемиясе үз шартларын куя. Шуңа да карамастан, „Бердәм Россия“нең төбәк бүлеге, Татарстанда дәүләт, муниципаль хакимият органнары кебек үк, сугыш ветераннарына, Бөек Җиңү өчен башларын салган кешеләргә игътибарны киметмәү бурычын куйды», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, бу бәйрәм көннәрендә республика җитәкчелеге һәм сәяси партия вәкилләре «республиканың шәһәр, район һәм авылларында һәр ветеранга диярлек барып җитәләр».

Парламент җитәкчесе Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашуларның берсендә үз тәэсирләре белән уртаклашты.

«Зур авырлыклар кичергән буынның тормыш сөючәнлегенә шаккатам. Бүген алар нәрсәгә мохтаҗ, нәрсә белән ярдәм итик дигән сорауга, рәхмәтләрен генә җиткерә һәм аларның барысы да булуын әйтә. Тик күңел тынычлыгы булсын һәм коронавирусны тизрәк җиңәргә иде диләр», — дип сөйләде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин казанлыларның «Җиңү тәрәзәсе» акциясе кысаларында балконнарда һәм тәрәзәләрдә әләмнәр, йорт фасадларында Георгий тасмаларын элүләренә игътибар итте. Ә кичен бәйрәм салютыннан соң татарстанлылар тәрәзәләрендә «Җиңү фонарьлары» кабыначак.