Чүпрәле урамнарында һәм паркларында 5500 чәчәк утыртылачак

Нигездә, петуния, бегония, бархатцы һәм башка чыдам чәчәкләр утырталар.

(Чүпрәле, 8 май, «Татар-информ», «Туган як»). Чүпрәле урамнарында һәм паркларында 5500 чәчәк утыртылачак. Гадәттәгечә бу мөһим һәм матур чара белән «Фламинго»җәмгыяте хезмәткәрләре шөгыльләнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чәчәкләр утырту район хакимияте һәм бөтен Үзәк урам буйлап башланды. Алдагы көннәрдә «Фламинго» оешмасы хезмәткәрләре чәчәкләрне үзәк паркта утыртачаклар.

Нигездә, петуния, бегония, бархатцы һәм башка чыдам чәчәкләр утырталар. Район үзәген көзгә кадәр бизәп торучы барлык чәчәкләр Ульяновск өлкәсе теплицаларында үстерелә.

«Фламинго» оешмасы җитәкчесе Альфред Низамов билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр әлеге матурлыкны, барыннан да элек, район халкы өчен тудыра. Шуңа күрә дә һәркем чәчәк түтәлләренә карата сакчыл карашта булыр дигән ышаныч белдерә.