Татарстанда балаларның җәйге ялын оештыру буенча “кайнар элемтә” эшләячәк

“Кайнар линия” телефоннары: 8(843)236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 13 майда Татарстанда Бала хокуклары буенча идарә аппаратында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” эше оештырылачак. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Кайнар линия” телефоннары: 8(843)236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.

Телефон аша авыр хәлдә калган балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләренә кагылышлы сораулар бирергә мөмкин булачак.

Шулай ук балигъ булмаган балалар өчен юллама алу, бушлай юллама алу тәртибе, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру һ.б. сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә булачак.