8 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Актаныш районы авыл җирлеге башлыклары ураза вакытында хәмер сатуны тыюны сорый, Татарстанда чүп-чар яндыру, учакта, мангалларда азык пешерү тыела.

Татар сәнгать әһелләре милли театрга нигез салган Кариев каберенә зыярәт кылды / Эмиль Талипов мондый чараларда күбрәк кеше катнашырга тиешлеген әйтте.

“Телеграм”ның android базасы өчен татарча интерфейс эшләнә / Проект авторы Рөстәм Хәйруллин әлеге эшләнмәнең үзенчәлекләрен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Казанның Юдино бистәсендә яңартылган Дан аллеясын ачты / Яңартылган мемориаль комплекс территориясендә Мәскәүдән Кремль дивары янындагы Билгесез солдат кабереннән китерелгән мәңгелек ут кабынды.

Татарстан Дәүләт архивы Әхмәт Исхакның 1945 елның маенда язган хатын күрсәтте / “Интертат” электрон газетасы укучыларын Әхмәт Исхакның уллары әтиләренә багышлап язган хатлар белән таныштырачак.

Кариев театры Галия белән Искәндәр мөнәсәбәтләренә яңа караш тәкъдим итә / Илгиз Зәйниев Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп «Тапшырал...ган хатлар» спектаклен чыгара.

Татарстан Язучылар берлеге бакчасында Фатих Кәрим шигырьләре яңгыраячак / Шигырь кичәсе 16 май көнне кичке 18.00 сәгатьтә башлана.


Актаныш районы авыл җирлеге башлыклары ураза вакытында хәмер сатуны тыюны сорый / Иске Айман, Әтәс, Түке, Кәзкәй, Усы авыл җирлегенә Аккүз авыл җирлеге дә кушылган.


Татарстан мөфтие татарстанлыларны Җиңү көне белән котлады / Ветераннарны олылау 9 майда гына түгел, көн саен кайтарылырга тиешле безнең олы бурычыбыз, диелгән котлау сүзләрендә.


Биш ел рәттән чемпион калган “Зенит” командасы финалда җиңелде / “Зенит” волейболчылары Россия чемпионатында икенче урынны яулады.

Татарстанда чүп-чар яндыру, учакта, мангалларда азык пешерү тыела / Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 3 меңнән 200 мең сумга кадәр штрафлар каралган.