Кыргызстанның «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге ветераннарны котлады

Кыргызстанда бүгенге көндә 13 ветеран калган.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Кыргызстанның «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге вәкилләре 9 май — Җиңү көне уңаеннан бәйрәм табыны янында җыелган. 9 май бәйрәме якынлашкан көннәрдә алар елдан-ел азайган ветераннарны да хөрмәтләгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыргызстанда бүгенге көндә 13 ветеран калган. Алар инде йөри алмый, яшьләр аларның өйләренә барып котлаган.