Татарсанда 29 Бөек Ватан сугышы ветеранының торагы капиталь ремонтка мохтаҗ

2014 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән 1326 торак урыны төзекләндерелгән.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда субсидия бүлеп бирелү турында хәбәр ителгән 47 Бөек Ватан сугышы ветераны төзек торакка күчерелмәгән. Алар Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яши. Бу хакта бүген вице-премьер Васил Шайхразиев, Татарстан Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында белдерде.

«Ветераннар социаль ипотека буенча торак сатып алу турында килешү төзеделәр, йортлар төзелү стадиясендә», – диде Татарстанның Премьер-министр урынбасары.

Искәртеп узыйк, 2006 елдан башлап федераль казна исәбеннән Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү чаралары тормышка ашырыла.

«Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле ветераннарны торак белән тәэмин итү өчен федераль казнадан 20 миллиард сумга якын акча бирелгән һәм үзләштерелгән, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган 19 мең сугыш ветераны исәпкә бастырылган, аларның 18 мең 971енә субсидия бүлеп бирелү хакында хәбәр ителгән. 2017 елда бүленгән акчалар гына торакка мохтаҗ 29 ветеранны яшәү урыны белән тәэмин итүгә җитмәчәк. Тагын 37 миллионга якын акча кирәк», - дип сөйләде Васил Шәйхразиев.

Ул шулай ук ветераннар торакларында капиталь ремонт дәвам иткәнлеген әйтте. 2014 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр, муниципаль районнар көче белән һәм иганәчеләрне җәлеп итеп, Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән 1326 торак урыны төзекләндерелгән.

«Бүгенге көндә тагын 29 ветеранның торак урынына ремонт ясарга кирәк», – дип ассызыклады ул.