Мәгариф тармагында хезмәт куйган сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләделәр

Өлкәннәр, яшьлек елларын искә төшереп, күз яше аша хәтирәләр уртаклашты.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында сугыш һәм хезмәт ветераннарын - министрлык хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Ветераннарны министр вазифаларын башкаручы Андрей Поминов, мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев котлады. Алар ветераннарга тыныч күк йөзе һәм җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде, шулай ук барысына да сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Хөрмәт йөзеннән, өлкәннәргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мактаулы кунаклар Анатолий Потапов, Альберт Раздрогов, Ринат Замалиев, Владимир Смирнов өчен бәйрәм чыгышлары, котлаулар, төшке аш мәҗлесе оештырылды, дип хәбәр итә әлеге министрлыкның матбугат хезмәте. Белем бирү тармагының батырлары хезмәттәшләре, дуслары белән күреште һәм күз яшьләре аша яшьлектәге хезмәт елларын искә төшерде.