8 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Башкалада фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар, "Ипотека"да чират торучылар фатирлы булды, "Ретро автойөреш" Әгерҗегә юл тотты.

Рөстәм Миңнеханов сугыш һәм хезмәт батырларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. / Фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен котларга республика Хөкүмәте әгъзалары, Казан мэриясе җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары лидерлары да килгән иде.

Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлавы. / "Ватаныбыз иминлеге өчен 27 миллионга якын совет солдаты үз гомерен бирә, һәм аларның шактые мөселман була", - ди Камил хәзрәт котлау текстында.


  

Мишәр татарның каймагы булса, Урмай - мишәрнең каймагы - Миләүшә Айтуганова. / "ТатарКино" җитәкчесе, шаяртып, Урмай халкын татарның "сары мае" дип атады.


  

Татарча өйрәнергә телим - Чуваш Республикасы мәдәният министры урынбасары. / Без, төрки дөнья вәкилләре, бер-беребезне хөрмәт итәргә, яратырга һәм бер-беребездән өйрәнергә тиеш, без нәкъ шулай эшлибез, - ди Вячеслав Оринов.


  

Казанда "М-14" микрорайонында 255 фатирлы йортны кулланылышка тапшырдылар./ 255 фатирлы 1 нче йорттан фатирны социаль ипотека программасы буенча чират торучылар да алды.



Ретро автойөреш юлга кузгалды. / Ул Казан-Теләче-Әгерҗе маршруты буенча уздырыла.

Тукай клубында шагыйрә, популяр җырлар авторы Сания Әхмәтҗанованың иҗат кичәсе була. / Сания Әхмәтҗанова эстрада җырын сөючеләргә иң башта "Пар алма", "Кура җиләк", "Әниемнең туган көне" һәм башка популяр җырлары аша танылды.