Марат Бариев, Җиңү көне алдыннан, ветераннар белән очрашты

Ветераннар сугыш еллары вакыйгалары истәлекләре белән уртаклашты һәм сугыштан соңгы тормышлары турында сөйләде

  (Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Сталинград сугышында катнашкан ветераннар Дмитрий Бальзамов, Клавдия Гришина һәм Клавдия Дерябина белән очрашты, аларны олы бәйрәм белән котлады.

Ветераннар сугыш еллары вакыйгалары истәлекләре белән уртаклашты һәм сугыштан соңгы тормышлары турында сөйләде. Депутат, үз чиратында, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларга ныклы сәламәтлек, якыннары игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәүләрен теләде, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.