Татарстанда йортларны сафка бастрыру буенча план йөкләмәсе 41 процентка үтәлгән

Узган 4 айда Татарстанда 816 мең. кв метр мәйданда торак сафка бастырылган
(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның узган 4 аенда Татарстанда 816 мең. кв метр мәйданда торак сафка бастырылып, план йөкләмәсе 41 процентка үтәлгән. 20 дән артык муниципаль район план йөкләмәсенең аннан да күбрәк өлешен үтәүгә ирешкән. Саба һәм Буа районнары еллык биремне инде үтәп чыккан. Республикада сафка бастырылган мәйданның 156 мең кв. метры апрель аена туры килә. Шуның чама белән яртысын (74 мең кв. метр) Казан тәэмин иткән. Бу мәгълүматлар бүген Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә яңгырады.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин искәртүенчә, быелгы план йөкләмәсен үтәп чыгу өчен калган 8 ай эчендә тагын 1 млн. 200 мең кв. метр мәйданда торакны сафка бастырырга кирәк булачак. 1 майга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда югары әзерлектәге йортлар резервы 1 млн. 367 мең кв. метр тәшкил итә. Шуның 743 мең кв. метры күп фатирлы йортлар өлеше. Узган 4 ай эчендә, 2008 елгы резервны да исәпкә алып, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программалары буенча 178 мең кв. метр мәйданда торак сафка баскан. Шулай да проблемалар шактый әле. 7 майга булган мәгълүматларга караганда, быел республикада төзелергә тиешле күп катлы 24 йортта һәм аз катлы 9 йортта эшләр тулы күләмдә бармый. Бу 3 мең 83 фатир, ягъни Дәүләт торак фонды программасы планының 24 проценты дигән сүз. Подрядчы оешмалар сайланмаган районнар да бар.

Бүгенге киңәшмәдә Дәүләт торак фонды программаларын гамәлгә ашыру буенча Казанда килеп туган проблемаларга аерым урын бирелде. Быел социаль ипотека буенча 300 мең кв. метр мәйданда торак төзергә йөкләмә алган Казанның, эшләрнең тоткарлык белән баруы сәбәпле, программаны үтәми калуы да бар. Биредә быелга планлаштырылган йортларның 7 сендә эш бөтенләй башланмаган, кайбер объектларда эш графиктан калыша. Бүген бу нисбәттән Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһановка хисап тотарга туры килде. Җитәкче план йөкләмәсен вакытында башкарып чыгарга вәгъдә бирде.
Моннан тыш, башкалада 2008 елда ук төзелгән кайбер торак йортларның сафка бастырылуы һаман рәсмиләштерелмәгән. Шул сәбәпле, биредәге коммуналь түләүләр һәм сак өчен чыгымнар подрядчы оешмалар җилкәсенә төшә. Йортларның рәсмиләштерелмәү сәбәбен Дәүләт торак фондының биредә җылылык-техник тикшерүләр уздыру таләбе белән бәйләп аңлаталар. Фонд мондый катгый таләпне элегрәк кулланылышка тапшырылган панель йортлардагы кайбер җитешсезлекләрне исәпкә алып куя.

“Быел Дәүләт торак фонды программаларын финанс яктан тәэмин итү аеруча мөһим. Шуңа күрә өстәмә финанслар җәлеп итү зур әһәмияткә ия булачак. Шундый мөмкинлекләрнең берсе итеп ана капиталын һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак хәлен яхшырту өчен каралган федераль субсидияләрне бу программаларга җәлеп итү карала”, - ди Марат Хөснуллин.

Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фонды җитәкчелегенә бу мәсьәләне тиешле органнар белән хәл итү бурычын йөкләде.