Түбән Камада “Балаларга өмет бүләк ит” акциясе төгәлләнде

“Балаларга өмет бүләк ит” республика акциясе кысаларында 114 түбәнкамалыга ярдәм күрсәтелде
(Түбән Кама, 8 май, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада апрель дәвамында узган “Балаларга өмет бүләк ит” акциясенә нәтиҗә ясадылар.
Бу вакыт эчендә милиционерлар 300гә якын имин булмаган гаиләнең хәл–әхвәлен белеште, аларның 33ен исәпкә куйдылар. 7 бала, санитария таләпләренә җавап бирмәгән шартларда яшәгәнлектән, турыдан–туры шәһәр балалар хастаханәсенә китерелде, тагын ике балигъ булмаган баланы Казанга озаттылар.
Моннан тыш, акция барышында Түбән Кама милиционерлары балигъ булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм концерты оештырды, аларның әти–әниләренә ярдәм күрсәтте, мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга булышты.
“Балаларга өмет бүләк ит” республика акциясе кысаларында барлыгы 114 түбәнкамалыга ярдәм күрсәтелде.