Казан, Чаллы, Түбән Кама бюджетлары капиталь ремонт программасын финанслауга керешмәгән

Министр Марат Хөснуллин белдергәнчә, әлеге муниципалитетларның программаны финанслауда катнашмавы аларга федераль фондтан ремонт өчен бирелгән сумманы
(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республиканың 6 муниципаль берәмлегендә капиталь төзекләндерү эшләре яхшы оештырылган. 19 районда ремонтланучы объектларда беренче май бәйрәмнәрендә үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәсе әнә шул. Алдынгылар исемлегендә – Апас, Бөгелмә, Ютазы, Әгерҗе, Яңа Чишмә һәм Яшел Үзән районнары. Апас районы бу атнада республикада беренчеләрдән булып быелгы капиталь ремонт программасын төгәлләде дә инде. Аның барышында райондагы 5 йортта 16,9 млн. сумлык комплекслы капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Биредә планлаштырылган барлык эшләрне вакытыннан алда һәм сыйфатлы башкарудан тыш, хәзер җирле бюджет хисабына йорт яны территорияләрен тәртипкә китерү белән мәшгульләр. Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында”гы законны үтәү мәсьәләсенә багышланган видеокиңәшмәдә бу хакта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин сөйләде.

Ә менә Тәтеш, Биектау районнары һәм Чаллы, Казан шәһәрләрендә ремонт эшләренең сүлпән баруы ачыкланган. Бәйрәм көннәрендәге тикшерүләр вакытында биредә ремонт эшләрен башкаручылар яки бөтенләй булмаган, яки бик аз кеше эшләгән. Министр ассызыклаганча, эшнең иң кызган чорында мондый хәлгә юл куярга ярамый. Эшне тиешенчә оештыру үрнәге итеп ул Нурлат районын китерде. Биредә һәр көн ремонтланучы барлык йортларда эшнең башлану вакыты билгеләнеп бара икән. Әгәр ике көн дәвамында эшне иртәнге 7 дә башламаса, подряд оешмасы кисәтү ала. Мондый очрак кабатланганда, аның белән килешү өзелә. Марат Хөснуллин бу тәҗрибәне башка муниципалитетларга да кулланырга киңәш итте.

Министр хәбәр иткәнчә, капиталь ремонтка барлык 4 чыганактан әлегә идарә компанияләре хисапларына күчерелгән финансларның гомуми күләме 5 млрд. 479 млн. сум тәшкил итә. Ягъни бу быелга капиталь ремонт буенча республика программасында каралган сумманың яртысыннан артыгы. Узган видеокиңәшмәдә муниципалитетларга подряд оешмаларының исәп-хисап счетларына программада каралган күләмнең 30 проценты кадәр аванс түләүләрен 24 апрельгә кадәр күчереп бетерү бурычы куелган иде. Аны барлык районнар вакытында башкарып чыккан. Хәзер подряд оешмаларына идарә компанияләре һәм Торак милекчеләре ширкәтләре счетындагы сумманың якынча 53 проценты (2 млрд. 88 млн. сум акча) күчкән. Бу быелгы программада каралган сумманың 30 проценты дигән сүз. Федераль һәм республика казналарыннан финаслау белән проблемалар булмаса да, җирле бюджетларның әлеге мөһим социаль программаны финанслауда катнашуы канәгатьләнерлек түгел. Җирле бюджетлардан бу максатларга планлаштырылган 1,1 млрд. сумның бүген нибары 14 процентын (138,8 млн. сум) гына муниципалитетлар идарә компанияләре счетларына күчергән. Казан, Чаллы, Түбән Кама бюджетлары программаны финанслауга әле дә булса керешмәгән. Марат Хөснуллин хәбәр итүенчә, әлеге муниципалитетларның программаны финанслауда катнашмавы аларга федераль фондтан ремонт өчен бирелгән сумманы кире алуга формаль сәбәп булып тора. Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан инде кисәтү алынган.
Капиталь ремонт программасын финанслаудагы дүртенче чыганак булган торак милекчеләре акчаларына килгәндә, аның җыелуы буенча да проблема бар. Марат Хөснуллин билгеләп узганча, узган 3 атна эчендә бу чыганактан килгән финанслар бары 5,1 процентка арткан. Алабуга, Чүпрәле, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Теләче, Чирмешән районнарында милекчеләрдән акча 10 проценттан да азрак җыелган.

7 майга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда капиталь төзекләндерү эше планда каралган йортларның 88 процентында, ягъни 2 мең 67 объектта бара. Шул ук вакытта бары 28 муниципалитетта гына планга кертелгән барлык йортларда эш алып барыла. Быелгы капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру барышында, аңа кайбер төзәтмәләр кертү зарурлыгы туган. Шуны күздә тотып, Марат Хөснуллин якын арада документка кайбер төзәтмәләр кертелергә тиешлеген искәртте. Аннан соң документ кабаттан Мәскәүдә якланачак.
Министр бүгенге киңәшмәдә тагын бер проблема булуын искәртте. Ремонт эшләрен башкару өчен конкурста катнашучы кайбер төзелеш компанияләренең, конкурста җиңеп чыгу өчен, капиталь ремонт эшләренең бәясен шактый киметеп күрсәтүе ачыкланган. Мәсәлән, конкурста катнашучы бер компания аерым йорттагы эшләрнең куелган бәясен 7 тапкырга киметеп заявка биргән. Марат Хөснуллин моңа юл куелырга тиеш түгел дип белдерә. Болай башкарылучы эш түбән сыйфатлы була һәм эшләрне дә вакытында өлгертеп булмаячак.