Шамил Садыйков: Интернетта балаларга һәм оныкларга яңа мирас калдырабыз

«Салават күпере» журналы иске балалар җырларын яңа форматка күчерә.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, «Салават күпере» журналы проектлары аша Интернетта балаларга яңа мирас кала.

«Интернет кысаларында балалар, оныкларга яңа мирас калдырабыз. Төп бурыч — безнең әби-бабайлардан калган милли-мәдәни мирасны киләсе буынга тапшыру. Мәсәлән, „Әпипәне“ балаларга җиткерү һәм аларның балаларына калдырырлык рәвешкә китерү.

Быел уналты җырны яздыру нияте бар, ә андый җырлар йөздән артык. Татар халкының милли музыкасы — зур байлык. Без балалар бакчасында җырлап үскән җырларны хәзерге буын балаларына җиткерү өчен эшлисе эшләр күп әле», — ди ул.

«Салават күпере» журналы Курчак театрында үзенең YouTube-проектларын тәкъдим итте. Очрашуга «Әниләр марафоны»ның актив катнашучылары һәм мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Кунакларны «СалаваTiK», «Күңелле әлифба», «Бәби сүзе», «Беләсем килә» проектлары белән таныштырдылар.

«СалаваTiK» проектының төп максаты — балаларны моңлы һәм шаян җырлар аша тәрбияләү. Балалар иске җырларны да яңа форматта башкара. Очрашуда «СалаваTiK»лар әле YouTube-каналында чыкмаган «Яз килә» җырын башкарды.