«Балачак җыры» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесенең икенче сезонын бышлый.

«Бәйгенең максаты — татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баету», — ди оештыручылар.  

«Балачак җыры» бәйгесе 2021 елның 1 февраленнән башлап 25 маена кадәр өч турда уздырылачак.  

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә. Шулай ук биш җиңүченең җырына профессиональ аранжировка ясалачак һәм клип төшереләчәк.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала, катнашу бушлай. Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат shayantv.ru сайтында һәм каналның рәсми аккаунтларында.

Сылтамалар: shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv, / shayantv