news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ике атна эчендә Түбән Кама бала тудыру йортында 116 сабый дөньяга килгән

Бүгенге көндә хатын-кызлар консультациясендә йөклелек буенча 1 532 хатын-кыз исәптә тора.

Узган ике атна эчендә Түбән Кама бала тудыру йортында 116 сабый дөньяга килгән
архив/Султан Исхаков

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Узган ике атна эчендә Түбән Кама перинаталь үзәгендә 116 бала дөньяга килгән. Аларның 25 е — чит шәһәрләрдән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә хатын-кызлар консультациясендә йөклелек буенча 1 532 хатын-кыз исәптә тора.

19 бала һәм 10 ана яңа туган балалар патологиясе бүлегендә ята.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100