news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туристларга пандемия фонында гамәлдән чыгарылган юлламалар өчен акчаны кайтарачаклар

Мондый боерыкны премьер Михаил Мишустин имзалады.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе аркасында гамәлдән чыгарылган юлламалар бәясен туристларга туроператорларның шәхси җаваплылыгы фондыннан кайтарачаклар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мондый боерыкны премьер Михаил Мишустин имзалады.

Документта юллама өчен акчаны сәяхәт 2020 елның 1 июненә кадәр «чикләү гамәлләре башланганчы» планлаштырылса, кире кайтарачаклар, диелә.

Туроператор «читкә чыгу туризмы өлкәсендәге туроператорлар берләшмәсе»нә 15 апрельгә кадәр акчаны кире кайтару турында хәбәр бирергә тиеш.

Мондый хәбәр юлламаган туроператор 2020 ел өчен ел саен туроператорның шәхси җаваплылыгы фондына күчерелә торган взносны 2021 елның 15 апреленнән дә соңга калмыйча күчерергә тиеш.

Коронавирус пандемиясе 180 илне колачлады. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 1,2 миллионнан артык авыру турында хәбәр итә, аларның 72 меңнән артыгы үлгән.

Россиядә 8672 кешедә авыру табылган, 580 кеше сәламәтләнгән, 63 пациент вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100