news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ярты миллионнан артык кеше СМС-сервистан пропуск алган

Система республика халкының 4 миллионга якын мөрәҗәгатен эшкәрткән.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). СМС-сервис эшли башлаганнан бирле үз-үзен изоляцияләү чорында хәрәкәт итүгә рөхсәт алу өчен Татарстанда яшәүче 630 мең кеше теркәлгән. Сервис камилләште һәм хәзер бер минуттан да азрак вакытта хәбәр килә. Бу турыда Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

 «Беренче көнне система чыннан да тотрыксыз эшләде, әмма хәзер 90 процент очракта җавап смслары 20 секунд эчендә килә», диделәр матбугат хезмәтендә.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытына пропусклар алу өчен бушлай СМС-сервисны 2020 елның 1 апрелендә эшләтеп җибәрделәр. Система Татарстанда яшәүчеләрдән 3 млн 800 мең мөрәҗәгать эшкәрткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100