news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда басма матбугат сату киосклары эшли башлады

42 павильонның 22се үз эшен яңартты.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). 6 апрельдә Татарстанда басма матбугат сату киосклары эшли башлады. Бу хакта «Казанские ведомости» яза.

Дүшәмбе, 6 апрельдә, Казанның басма продукция сату киоскларының эшен тыю гамәлдән чыгарылды. 30 мартта Татарстан территориясендә гамәлгә кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү режимына бәйле рәвештә, җирле газета киосклары үз эшчәнлеген 7 көнгә туктатты. Әмма дүшәмбе көнне аларның күбесе сатып алучылар өчен кабат ишекләрен ачты.

«Бу катлаулы вакытта басма матбугат киң катлам укучыларга барып җитәргә тиеш. Күпләр өчен ул — бердәнбер мәгълүмат чыганагы һәм тышкы дөнья белән төп элемтә», — диде Себер трактында урнашкан басма павильоны сатучысы.

Челтәрдәге 42 павильонның 22се үз эшен яңартты. Бу сатучыларның яртысыннан артыгы 65 яшьтән артып китүгә бәйле. Өлкән яшьтәге кешеләр коронавирус белән авыруның риск төркемендә тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100