news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама җирле үзидарәләрендә өлкәннәр өчен битлекләр тегәләр

Медицина битлекләре тегү буенча кечкенә генә производство оештырганнар.

Түбән Кама җирле үзидарәләрендә өлкәннәр өчен битлекләр тегәләр
http://tat.e-nkama.ru/news/746/86561/

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Түбән Каманың 6, 7нче микрорайонында яшәүчеләр өй шартларында саклагыч битлекләр тегә башлаган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Битлекләрне тирә-күршедә яшәүче өлкәннәргә бүләк итәргә уйлыйлар. Түбән Камада игълан ителгән Игелекле күршелек елын да исәпкә алсак, бу — аеруча күркәм эш.

«Иҗтимагый үзәктә медицина битлекләре тегү буенча кечкенә генә производство оештырдык. Безнең микрорайоннарда күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр яши: 2 600 пенсия яшендәге, 560 өлкән буын вәкиле, 150дән артык ялгыз яшәүче бар. Без үз исемебездән аларга бер генә битлек булса да бүләк итәргә булдык. Материалларны безгә „Түбән Кама Нефтехим“ һәм „Татнефть“ бирде», — ди ТҖҮ рәисе Лариса Орлова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100