news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Күпчелек өчен дүрт стена арасында утыру кыен, тик сайлау мөмкинлеге юк

Президент Россия халкын үз-үзеңне изоляцияләү режимына җаваплы карарга чакырды.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына бүгенге вазгыять аркасында килеп чыккан барлык авырлыкларга һәм проблемалар карамастан, үз-үзеңне изоляцияләү шартларын үтәүне сорап мөрәҗәгать итте. Коронавирус таралуын туктату өчен режим кирәк.

«Күпчелек өчен дүрт стена арасында утыру кыен, әмма сайлау мөмкинлеге юк. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын, аның шартларын үтәргә кирәк», — диде Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы инфекция белән көрәштә уңай нәтиҗәгә ирешү Россия халкының дисциплинасына һәм җаваплылыгына бәйле булуын билгеләп үтте.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Россиядә 82 төбәктә коронавирус йоктыруның 8672 очрагы теркәлгән. Табиблар 580 кешене дәвалап терелткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100