news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин эшсез калган ата-аналарга балалар өчен 3 мең сум түләргә тәкъдим итте

Өстәмә финанс ярдәме 3 ай дәвамында түләнәчәк.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Ата-аналары эшсез калган гаиләләргә якындагы өч айда 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен өстәмә акча түләнергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин төбәк башлыкларына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.

«Якындагы өч айга һәр балигъ булмаган балага аена тагын 3 мең сум түләргә тәкъдим итәм», — диде Владимир Путин.

Моннан тыш, гаиләләр эшсезлек буенча пособиегә һәм башка түләүләргә исәп тота ала. Быел сроктан алда, июньдә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә түләүләр күчерелә башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100