Кукмарада "Аҗаган" хәрби-спорт уеннары узды

Җиңүчеләргә Мактау грамотасы һәм бүләкләр тапшырылды
(Кукмара, 8 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган бәйгедә 22 команда катнашып, ике төрле яшь категориясендә көч сынашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.Командалар "Россия тарихы битләреннән", "Әгәр зыян күрүче белән икәүдән-икәү генә калсаң...", "Сәламәт тәндә – сәламәт акыл", "Тормыш иминлеге нигезләре" буенча конкурсларда, төз ату, тигез сафларда атлап йөрү, автомат сүтеп-җыю, эстафета йөгерешендә үз осталыкларын күрсәтте.Уен нәтиҗәләре буенча кечкенәләр төркемендә 1 урынны - Кукмара беренче гимназиясе, 2 урынны - Чарлы мәктәбе, 3урынны Зур Сәрдек гимназиясе алды. Зурлар төркемендә беренчелекне Манзарас мәктәбе яуласа, икенче-өченче урыннарны күппрофильле лицей һәм Кукмара 3нче мәктәбе командалары бүлеште.