Татарстанда буран, юеш кар һәм яңгырлар көтелә

Көндез 8 градуска кадәр җылыта

 (Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада урыны белән төнлә һәм көндез секундына 16 метрга кадәр җитәргә сәләтле җил, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем, шулай ук көндез буран көтелә. Төнлә юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Төнлә 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак, көндез 3-8 градуска кадәр җылыта. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында иң җылысы, төньяк-көнчыгышта иң салкыны булачак.

Иртәгә, 9 апрельдә, Казанда болытлы һава, кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Төнлә 2 градуска кадәр салкын, көндез 4-7 градус җылы булачак.
10 апрельгә каршы төндә республика буенча аязучан болытлы һава. Кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, кыска вакытлы буран чыгу ихтималы да бар, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.