Сергей Иванов: "Бүген Татарстанда милли ризыклар җитми"

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе фикеренчә, тиздән рестораннар милли ризыклар әзерли башларга мәҗбүр булачак

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ", Максим Кирилов). Хәзерге вакытта Татарстанда татар милли ризыклары җитешми. Бу тиздән республикада ресторан бизнесы аксый башлауга китерергә мөмкин. Шул хакта татар халкының олуг мәгърифәтчесе, галим-этнограф, педагог Каюм Насыйриның "Иршад әл-Әтбиха илә Истихдар әл-Әтгима"/"Наставления повару" китабын тәкъдим итүдә "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.

"Татарстанда милли ризыклар җитми. Бауман урамына күз салсак, анда бер-ике шундый ресторан бар. Ягъни туристлар күп йөргән үзәк урында милли ризык әзерләү объектлары юк диярлек", - диде С.Иванов. Аның сүзләренчә, бүген ресторан бизнесында көндәшлек бик югары. Республикага һәм Казанга килгән туристлар суши, роллар белән кызыксынмый: алар милли тәм-томнар ашап карарга тели. Шуңа да милли ризыклар әзерли торган рестораннар, бигрәк тә шәһәрнең үзәгендә, отышлырак күренәчәк.

"Тиздән туристлар агымы, Казан шәһәрендә яшәүчеләргә караганда, тизрәк артачак", - дип ассызыклады җитәкче.

"Татар милли ризыкларын кулланучылар базары традицион кухня яратучылардан тизрәк үсә. Милли ризыклар әзерләнә торган биналар белән чагыштырганда,  нинди дә булса традицион тәм-томнар гына тәкъдим итүче рестораннарга ихтыяҗ кимрәк булачак", - дип сүзен йомгаклады агентлыкның әңгәмәдәше.