Азнакай оешмаларының 79 проценты IT- технологияләрдән файдалана

Калганнар аркасында халык хафаланырга тиеш түгел

 (Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Халыкка хезмәт күрсәтү оешма-учреждениеләре арасында электрон элемтәләр урнашуы кәгазь эшеннән аралый, вакытны янга калдыра, халыкка мәшәкатьне киметә. Әмма Азнакай районында бу системадан файдалану 79 процент чамасы гына.

Шундый элемтәләрне әлегәчә урнаштырмаган, заманадан артта калган оешма-учреждениеләр аркасында башкалар җәфаланырга тиеш түгел, дип яза районның “Маяк” басмасы.