Гражданинга хөкем йортында нәрсә эшләргә яравы-ярамавы турында кагыйдәләр проекты әзерләгән

Исерек хәлдә килгән кешене яки доза алган наркоманны, санитар-гигиеник таләпләргә туры килмәгән адәмне судка кертмәячәкләр – болар һ.б. мәсьәләләр документ проектында каралган

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). РФ Югары Суды карамагындагы Суд департаменты гомуми юрисдикциядәге судка килүчеләр өчен, гражданинга хөкем йортында нәрсә эшләргә яравы- ярамавы турында кагыйдәләр проекты әзерләгән. Шушы айда проект Судьялар советына раслануга тапшырылачак.

Гражданнарның тартып алып булмаслык хокукы – теләсә нинди сәбәп белән судка килү, ә гариза китерү - эш вакыты кысаларында теләсә кайчан. Судларга кергәндә кешеләрне уздыруда катгый режим урнаштыру тыела: документта, гражданнар суд бинасына шәхесен раслый торган документ буенча һәм ни өчен килү сәбәбен ачыклаганнан соң кертелә, диелгән анда, пристав исә журналга тиешле мәгълүматны терки бара.

Фотога һәм видеога төшерү, ММЧда суд барышын трансляциядә күрсәтү судья рөхсәте белән генә башкарыла. Суд залында кесә телефоны, пейджер ише элемтә чараларын сүндереп кую таләбе, белешмәләр тактасыннан суд мәгълүматларын салдыру, андый урыннарга шәхси һәм реклама характерындагы игъланнар урнаштыру тыелуы хакында аерым әйтелгән. Исерек хәлдә килгән кешене яки доза алган наркоманны, санитар-гигиеник таләпләргә туры килмәгән адәмне судка кертмәячәкләр, шулай ук артык агрессивлык күрсәткәнне куып чыгарырга мөмкиннәр.

Бу хакта Legis.ru электрон мәгълүмати-хокукый басма хәбәр итә.