Волонтерлар Казан хосписындагы хатын-кыз пациентлар, табибларны 8 Март белән котлады

Шәһәрдәге биш медицина учреждениесендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Сезнең өчен, сөеклеләребез» дигән акция уза.

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Россия күләмендә «Сезнең өчен, сөеклеләребез» дигән акция уза. Казанда волонтер-медиклар шәһәрнең биш медицина учреждениесендәге хатын-кыз пациентлар һәм табибларны 8 Март бәйрәме белән тәбрик итте.

«Бүген биш медицина оешмасы әфлисуннар тутырылган кәрзиннәр алачак, шулай ук барлык хезмәткәр кызлар һәм хатын-кыз пациентларга хөрмәт йөзеннән лалә чәчәкләре бүләк итәчәкбез», - дип искәртте «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы җитәкчесе Анна Макарова.

Хоспистан тыш, акция шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсендә, Республика клиник хастаханәсендә, Россия тимер юллары каршындагы поликлиникада һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә дә узачак.

Акция Казан хосписында башланды. Бәйрәм символикасы һәм волонтер-медиклар эмблемасы төшерелгән киемнәр кигән берничә кыз, бүлекләр буйлап йөреп, барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итте.

«Шундый игътибар күрсәтүләре һәм котлау сүзләре күңелебезне эретте. Биредә барысы да игътибар, игелек һәм кайгыртучанлык тоеп яши. Бүген безгә бәхет һәм шатлык, шулай ук көне буена җитәрлек уңай кәеф бүләк иттеләр», - диде Казан хосписының балалар бүлеге медицина шәфкать туташы Ирина Ветлугина.

Ул билгеләп үткәнчә, хоспис кебек оешма тормышында шундый хис-кичерешләр җитми, ә «Сезнең өчен, сөеклеләребез» акциясе нәкъ менә әлеге тойгыларны бүләк итә.