Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре автоледиларны 8 Март белән тәбрик итте

Автоинспекторлар хатын-кызлар идарә иткән машиналарны туктатып гүзәл затларны котлады һәм аларга бүләк тапшырды.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре автоледиларны 8 Март бәйрәме белән котлады.

Республика Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика күләмендә бәйрәм чаралары уза. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте яшь инспекторлары белән бергә хатын-кызлар идарә иткән машиналарны туктатып гүзәл затларны котлый, аларга бүләк һәм чәчәкләр тапшыра.

Машиналарын теркәргә килгән гүзәл затларны да тәбрик иттеләр. Автоинспекторлар ветеран хатын-кызларга, шулай ук юллардагы иминлек хакына үз гомерләрен биргән хезмәткәрләрнең якыннарына аерым игътибар күрсәтте.

Республика Дәүләт автоинспекциясе барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә.