Татарстанның Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге хатын-кызларны 8 Март белән котлады

Барлык өмет-хыялларыгыз чынга ашсын, һәр көнегез бәхетле елмаю белән тулсын, ә язгы чәчәкләр тормышыгызга шатлык һәм муллык алып килсен, диелә тәбрикләүдә.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең ир-атлар коллективы гүзәл затларны язның тәүге бәйрәме – 8 Март белән котлады.

Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Язның тәүге бәйрәме нәкъ менә сезгә, сөекле хатын-кызларыбызга багышланган. Сезнең зирәклек гаилә учагын саклый, түземлегегез - көндәлек тормышта авырлыкларны җиңәргә, киң күңелле булуыгыз балалар һәм оныклар тәрбияләргә ярдәм итә. Барлык өмет-хыялларыгыз чынга ашсын, һәр көнегез бәхетле елмаю белән тулсын, ә язгы чәчәкләр тормышыгызга шатлык һәм муллык алып килсен. Бәхетле булыгыз!» - диелә тәбрикләүдә.