Россиядә яңа урамнарга мәшһүр хатын-кыз исемнәрен кушарга тәкъдим иттеләр

Инициатива авторлары фикеренчә, «Хатын-кызлар хакына» проекты сәнгать, фән, мәгариф, спорт һ.б. өлкәләргә сизелерлек өлеш керткән Россия хатын-кызлары турында сөйләргә ярдәм итәчәк.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). 8 Март бәйрәме алдыннан «Сбер» Россиядә яңа урамнарга мәшһүр хатын-кыз исемнәрен кушу инициативасы белән чыкты.

Бу хакта «Известия» 8 март көнне газетага килгән пресс-релизга сылтама белән хәбәр итә.

Инициатива авторлары фикеренчә, «Хатын-кызлар хакына» проекты сәнгать, фән, мәгариф, спорт һ.б. өлкәләргә сизелерлек өлеш керткән Россия хатын-кызлары турында сөйләргә ярдәм итәчәк.

Күп кенә мәшһүр хатын-кызларның исемнәре Россия урамнары атамаларында мәңгеләштерелгән инде. Әйтик, Мәскәүдә сынчы Вера Мухина, математик Софья Ковалевская, җырчы Галина Вишневская, шагыйрә Анна Ахматова, очучылар Валентина Гризодубова һәм Марина Раскова исемендәге урамнар бар. Шул ук вакытта, башкалада урамнарның нибары 1,5 проценты гына күренекле хатын-кызлар исемен йөртә.

Әлеге яңа проект белән тормышның төрле аспектларында гендер тигезсезлеге чагылыш табуга игътибар юнәлтелә һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә гүзәл затларның ролен билгеләп үтү өчен моны Халыкара хатын-кызлар көнендә эшли.

«Хатын-кызлар хакына» проектының махсус сайтында кулланучылар ил, җәмгыять, спорт һ.б. өлкәләр үсешенә сизелерлек өлеш керткән хатын-кызлар исемлеге белән таныша ала. Моннан тыш, сайтка кергән һәр кешенең үз шәһәрендәге берәр урамга исемен кушарга теләгән танылган хатын-кыз турында белешмә бирү мөмкинлеге дә бар.