Республика клиник хастаханәсе табиблары 8 Март котлавын җыр аша ирештерде

Видеода табиблар, текстын бераз үзгәртеп, «Необыкновенная» дигән җырны хор белән башкарган.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары хатын-кызларга 8 Март уңаеннан бәйрәм котлавын җыр аша ирештерде.

Бүген социаль челтәрләрдә Республика клиник хастаханәсенең рәсми аккаунтында 8 Март уңаеннан хатын-кызларны бәйрәм белән котлаган видео чыкты. Табиблар, текстын бераз үзгәртеп, «Необыкновенная» дигән җырны хор белән башкарган.

«Бәйрәм белән, сөеклеләребез!» - дип язган алар видеога өстәмәдә.

«Татар-информ» агентлыгы ЮХИДИ хезмәткәрләренең автоледиларны 8 Март белән котлавы хакында хәбәр иткән иде. Автоинспекторлар хатын-кызлар идарә иткән машиналарны туктатып гүзәл затларны котлады һәм аларга бүләк тапшырды.