Миңнеханов «Ак Барс» хоккейчылары белән бергә хатын-кызларны 8 Март белән котлады

Тәбрикләүгә Данис Зарипов, Александр Бурмистров һәм Артем Лукоянов кебек хоккейчылар да кушылды.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккейчылары белән бергә хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрик итте. ТР Президенты шул хактагы видеороликны социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

Тәбрикләүгә Данис Зарипов, Александр Бурмистров һәм Артем Лукоянов кебек хоккейчылар да кушылды.

«Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз! С праздником, милые женщины!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов видеоролик астына.