news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районының ике авылында фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт булачак

Бинаның берсе 50 процентка таушалган, икенчесендә җылылык системасы эшләми.

Баулы районының ике авылында фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт булачак
http://bavly-tat.ru/

(Баулы, 8 март, «Татар-информ», «Баулы-информ», Ләйсән Галимова). 2021 елда Баулының Бакалы һәм Ваешур авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары капиталь ремонтланачак.

Покров-Урыстамак авыл җирлеге башкарма комитеты мәгълүматы буенча, Бакалыдагы ФАП бинасы 2004 елда төзелгән. Бина 50 процентка таушалган. Бу фельдшер-акушерлык пунктында Рәмилә Фомина эшли. Ул Бакалы һәм Кит-Озеро авылларында яшәүче барлыгы 128 кешегә хезмәт күрсәтә.

Ваешур авылында фельдшер-акушерлык пунктында Нина Пронина эшли. Ул Шарай, Ваешур һәм Покровский бистәсендә яшәүче 126 кешегә хезмәт күрсәтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ФАП бинасы шактый таушалган һәм хәзерге вакытта җылылык системасы эшләми.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100