Сарман районында ветераннарга юбилей медальләре тапшырдылар

Тыл ветераннары Мөҗәһит, Мөдир абыйлар, Нәҗибә апа авыр елларга туры килгән балачак хатирәләре белән уртаклашты.

(Сарман, 8 март, «Татар-информ», «Сарман», Зөлфия Шәрипова). Сарманның Мортамак авылы музеенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү һәм «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» республика социаль-гуманитар проекты кысаларында тыл ветераннарына юбилей медале тапшыру тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәмне музей директоры Миләүшә Җәлилова башлап җибәрде. Ветераннарны якынлашып килүче кадерле бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, ветераннарның күкрәкләренә медаль такты.

Хөрмәтле өлкәннәргә изге теләкләрен шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Мортамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин, ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлова җиткерделәр.

Тыл ветераннары Мөҗәһит, Мөдир абыйлар, Нәҗибә апа авыр елларга туры килгән балачак хатирәләре белән уртаклашты, сугышның кабатланмавын теләде. Һәр ветеранга район хакимияте бүләкләре дә тапшырылды.