Чистайда парламент дәресе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды

Дәреснең кунагы ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сугышта булган әтисе турында сөйләде.

(Чистай, 8 март, «Татар-информ», «Чистай-информ», Анна Яковлева). Чистайның 1нче гимназиядә «Гореф-гадәтләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» дигән темага парламент дәресе узды. Ул совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Дәреснең кунагы ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Педагоглар укучылар белән республика парламенты башлыгы килүгә ныклап әзерләнгәннәр. Алар гимназия буенча мини-экскурсия үткәрделәр, шулай ук бина диварлары саклый торган тарихи фактлар турында сөйләделәр.

Кунаклар «Выстрел» эзләү отрядының сирәк экспонатларын карый алдылар. Экспедицияләрдән китерелгән табылдыкларның тарихы турында кунакларга яшь эзтабар, гимназия укучысы сөйләде.

Парламент дәресендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лариса Антонова иренең әтисе көндәлегеннән фронтовик язмаларын укыды, алар иптәшләрне югалтудан кайгы-хәсрәт һәм чираттагы дошман пулясы эләкмәвеннән шатлык белән сугарылган. Укучылар кунаклар игътибарына сугыш еллары хроникасын тәкъдим иттеләр.

ТР Дәүләт Советы рәисе катлаулы, әмма шул ук вакытта кызыклы тормыш юлы, башыннан азагына кадәр сугышны үткән әтисе Хәйрулла Динкай улы турында сөйләде. Ул элемтәче булып хезмәт иткән һәм сугыш вакытында өзелгән үткәргечләрне тоташтырган.

— Әти сугыш, кешеләргә фронтта гына түгел, тылда да авыр булуын искә төшерергә яратмый иде. Әти-әниләр безгә, сугыштан соңгы чор балаларына, биргән хисләр дөньяны сакларга кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә, — диде Фәрит Хәйрулла улы.

Мөхтәрәм кунак шулай ук «Әти турында истәлек» китабын алып килгән. Аның исеме үзе турында үзе сөйли. Китап Мөхәммәтшиннар гаиләсенең, әтисе хезмәттәшләренең бик күп фотосурәтләреннән тора, Хәйрулла Динкай улының хәтта мәктәп елларындагы, Әлмәт мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укыгандагы фотосурәте дә бар.