Балык Бистәсе китапханәсендә бәйрәм чарасы кайнаналарга багышланды

«Килен төшсә, төкле аягы белән төшсен», дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган иде.

(Балык Бистәсе, 8 март, «Татар-информ», «Авыл офыклары», Гөлназ Зарипова). Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган «Кайнанам — талмас канатым» исемле кичә булды. Кунакка район үзәгеннен һәм авыллардан әниләр, апалар, киленнәр, кайнаналар килгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. «Килен төшсә, төкле аягы белән төшсен», дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган иде.

«Язны матур дибез. Бәлки ул хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр. Сезгә чын йөрәктән бәхет, сәләмәтлек, озын гомер телибез. Тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын, һәм шатлык белән тулып булсын», -дип матур теләкләр белән бәйрәмне ачып җибәрде әйдәп баручы китапханәче Фәүзия Хөсәенова.